Корсар

Корсар

Музыка Адольф Адан

Балет 2 пәрдәдә (12+)
Мариус Петипа һәм Константин Сергеев хореографиясе

Сәхнәгә куючы балетмейстер – ЕЛЕНА ПАНКОВА (Санкт-Петербург)
Куючы рәссам – УШАНГИ ИМЕРЛИШВИЛИ (Тбилиси)

2004 елны куелыш


Кыскача эчтәлек
Пролог
«Давыл. Корабльнең батуы»
Диңгездә давыл. Корсарлар корабле бата. Корабль калдыклары өстендә өчәү исән кала – корсарлар башлыгы Конрад, ярдәмчесе Бирбанто һәм дусты Али.

Беренче пәрдә
1 күренеш
«Лагуна»

Таң. Яр буена балыкчы кызлар килә. Араларында – Медора һәм Гөлнара. Алар дуслары - корсарларны көтәләр, әмма бары тик өчесенә генә тап булалар: Конрад, Али һәм Бирбанто. Конрад Медорага дөреслекне ача: ул һәм аның дуслары - диңгез пиратлары, корсарлар. Корсарларны эзәрлекләүче дошманнар маршы ишетелә. Кызлар Конрад, Бирбанто һәм Алины хәрабәләр арасына качыра, әмма үзләре әсирлеккә эләгә. Коллар сатып көн итүче Исаак Ланкедем канәгать. Корсарлар грек кызларына ярдәм итә алмыйлар, шулай да аларны коткарырга сүз бирәләр.

2 күренеш
«Шәрыкъ базары»

Әсир кызларны коллар базарына китерәләр. Гөлнараны бай Сәет-паша сатып ала. Ул гаремына Медораны да алмакчы, әмма таныш түгел сәүдәгәр комачаулый. Бу – киемнәрен алыштырган Конрад. Аның ишарәсе буенча, сәүдәгәрләр арасындагы корсарлар корал белән куркытып, базардагы халыкны куып тарата, Медораны һәм башка әсир кызларны коткарып, качып котылалар.

3 күренеш
«Корсарлар мәгарәсе»

Утрауда корсарлар яшеренә торган мәгарә. Коллар базарына уңышлы һөҗүмнән соң бәйрәм итәләр. Әсирләр Конрадтан үзләрен җибәрүне сорыйлар. Конрад кызларны ярга илтеп куярга боера. Бирбанто һәм башка корсарлар каршы төшә. Бунт башлана, Конрад җайлап кына барысын да тынычландырырга тырыша. Каршы килүчеләргә Ланкедем да кушыла, ул баш күтәргән корсарлардан үзен иреккә җибәрүләрен сорый, рәхмәт йөзеннән Конрадтан үч алырга ярдәм итәчәген әйтә.
Төн. Корсарлар йоклый. Төнге романтика – Медора белән Конрад бергә. Бирбанто Конрадка йокы даруы салынган шәраб тәкъдим итә. Конрад йоклап китә. Бирбанто белән аның трафдарлары кызларны алып качалар. Конрад уянгач сөйгәненең юклыгын күрә. Ул аны эзләп табарга һәм коткарырга ант итә.

Икенче пәрдә
4 күренеш
«Сәет-паша гаремы»

Сәет-паша Гөлнараның гүзәллегенә соклана. Ланкедем пәйда була, ул әсир итеп Медораны алып килгән. Сәет-паша сөенеп туялмый: иртәгә туе булачак.
Кызларны алып китәләр, Сәет-паша хыял дөньясына чумган, әйтерсең лә, гаремы гүзәл бакча, иң матур чәчкә – Медора. Уянганда Сәет-паша үзен дәрвишләр арасында күрә. Гөлнара белән Медора керә. Дервишләр ябынгычларны салып ташлыйлар. Бу - Конрад белән аның дуслары. Алар кызларны коткарырга килгән.

Эпилог
Корабльдә – Конрад, Медора һәм аларның дуслары. Җиңүләр аша алар яңа ярларга таба йөзәләр.



Блог ТАГТОиБ им М.Джалиля