Коппелия

Коппелия

Музыка Лео Делиб

Балет 3 пәрдәдә (6+)
Владимир Яковлев редакциясендә Артюр Сен-Леон, Мариус Петипа, Энрико Чекетти хореографиясе

Сәхнәгә куючы балетмейстер – ВЛАДИМИР ЯКОВЛЕВ
Сценография һәм костюмнар – АННА НЕЖНАЯ (Мәскәү)

2007 елгы куелыш


Кыскача эчтәлек
Галициядә кечкенә шәһәр мәйданы. Мәйдан читендә торган бер йортның тәрәзәсеннән яшь кыз күренә. Карана-карана урамга чыга да сак кына Коппелиус карт йортына юнәлә. Кыз тәрәзәдән карый. Йортта берәүнең кулына китап тотып хәрәкәтсез утырганы шәйләнә. Бу, мөгаен, Коппелиусның кызыдыр. Иртәләрен ул гел шулай утыра, соңрак юкка чыга. Серле кыз урамга чыкмый, аның тавышын ишеткән кеше дә юк. Кызның матурлыгы егетләрне үзенә тарта, алар тәрәз тирәсенә еш киләләр. Кыюыраклары өйгә керергә дә тырышып карый, әмма ишекләр һәрчак биктә.
Сванильда (Коппелиус йорты янына килгән кызның исеме) кияве Францның да серле Коппелия турында уйлавын сизенә. Бәлки, ул аны яратадыр да? Сванильда гарьләнеп көндәшен күзәтә, ә тәрәзә артындагы кыз аңа игътибар да итми.
Мәйданда Франц күренә. Ул башта Сванильда йортына якынлаша, икеләнеп тукталып кала, борылып Коппелиус йортына таба атлый. Сванильда яшереп аны күзәтә. Франц тәрәзә аша кызга баш ия, кыз баш кагып җавап бирә. Франц кул чайкарга җыенганда, Коппелиус тәрәзә ача.
Дулкынлануын җиңәргә тырышып, Сванильда качкан урыныннан атылып чыга да очып барган күбәләкне куа башлый. Кәләшен күреп, Франц та аңа кушыла. Күбәләкне тотып, булавка белән куртка якасына эләктереп куя.
Сванильда Францның кансызлыгана ачулы, үзенең башка яратмавын әйтә. Франц акланырга тырыша, Сванильда ишетергә дә теләми.
Мәйданга яшьләр керә. Бургомистр иртәгә зур бәйрәм буласын игълан итә – чаң көне. Бөтенесе Бургомистр янына җыела. Ул Сванильда янына килә дә, кызга Франц белән булачак туен искә төшерә һәм туйны иртәгә үткәрергә тәкъдим итә. Яшь кыз киявенә карый да, салам бөртеге турында сөйлим, ди. Сванильда салам алып, аны икегә бүлә, янәсе аралар өзелгән. Франц гарьләнеп чыгып китә.
Төн җитә. Мәйдан бушап кала. Тынлык. Өеннән Коппелиус чыга. Ул ишеген бикли дә, шәраб эчәргә күршедәге кабакка атлый. Аны яшьләр камап ала һәм үзләре янына дәшә. Карт көч-хәл белән алардан котыла. Сванильда ахирәтләре белән саубуллаша.
Кызларның берсе җирдә нидер ялтыраганын күреп ала. Бу – ачкыч. Мөгаен, аны Коппелиус югалткандыр. Кызлар картның серле йортына керергә булалар.
Алар Сванильданы үзләре белән барырга үгетлиләр. Сванильда икеләнә, әмма кызыксыну һәм көнчелек ризалаштыра. Менә ачкыч йозакта, ишек ачык. Мәйдан буш. Франц күренә. Сванильда кире каккач, ул Коппелия белән бәхетен чынап карарга уйлый. Бәлки, ул аны көтәдер, бәлки, үзен саклаучы карт яныннан аның белән качарга ризалашыр. Франц балконга баскыч куйганда, Коппелиус кайта. Ачкычы юклыгын абайлап алгач, ул өенә ашыккан икән. Бу ни бу? Кем аның өенә керергә маташа? Франц качып өлгерә.
Төн. Коппелиус остаханәсе. Серле яктылык. Тирә-якта автоматлар: озын сакаллы карт, негр, нәни мавр, кытай. Бөтен җирдә китаплар, эш кораллары һәм ату кораллары. Сванильда белән дуслары сак кына бүлмә буйлап йөриләр. Алар калын чаршауны ачып, Коппелияне күрәләр, ул шул ук урынында китап тотып утыра. Кызлар аны баш иеп сәламлыйлар, ә тегесе хәрәкәтләнми дә, дәшми дә. Бәлки ул йокыга талгандыр? Ә күзләре ачык. Сванильда Коппелиянең кулларына кагыла һәм артка чигенә – бу бит курчак. Кызлар көлешә. Менә Франц кемне сәламләгән.
Кызлар үзләрен иркен тота башлый, батыраеп пружиналарга басалар, Коппелиусның автоматлары хәрәкәтләнә башлый. Сванильда курчак күлмәген киеп, ул булып карарга уйлый, чаршау артына кача.
Коппелиус килеп керә. Чакырылмаган кунакларны куып чыгара да, Коппелия ягына юнәлә. Борчылып курчагын карый. Бәхеткә ул исән-сау! Карт иркен сулап куя. Тагын тавыш ишетелә. Тәрәзәдән тагын бер көтелмәгән кунакның йөзе күренә. Бу - Франц, ул Коппелиусның йортына үтеп керергә карар иткән. Франц Коппелия утырган якка юнәлә. Аны Коппелиус тотып ала. Франц качарга итә, әмма Коппелиус нык тоткан була. Франц үзе гашыйк булган кызны күрергә теләвен әйтә. Бу сүзләрне ишеткәч, Коппелиус йомшара, Францка эчәргә тәкъдим итә. Франц шәрабның сәер тәменә игътибар итә. Коппелиус үзе эчми. Франц Коппелияне күрергә тели, аяклары тотмый башлый, егылып йоклап китә.
Коппелиус, ниһаять, теләгәнен тормышка ашыра алачак. Ул магияләр китабыннар кирәкле ырымнарны эзләп таба. Коппелия утырган пьедесталны йоклаган Франц янына этәрә. Коппелиус күпме йокысыз төннәр, чиксез тәҗрибәләр аша ясалган курчагына Францның яшәү көчен күчерергә тели. Коппелиус сихерләгән тавышка Коппелия күтәрелә һәм атлап китә. Ул пьедестал басмалары буйлап аска төшә. Коппелиус сокланудан телсез кала.
Коппелия җанланганнан җанлана. Башта акрын гына, бераздан тизләнеп бии башлый. Коппелиуска аның артыннан җитешү авырлаша бара.
Коппелиус курчакны тотып алмакчы була, тегесе кача. Коппелиус аны тотып урынына утырта.
Карт арыган, аның ял итәсе килә. Ул Францны уята һәм тизрәк өенә озатырга ашыга. Франц уяна да, ни булганын аңышмый тора. Чаршау артыннан Сванильда чыга, алар сүз куешкандай, икәүләп өйдән чыгып качалар.
Коппелиус пәрдә артын карый. Мескен карт үзеннән көлгәннәрен аңлап ала. Аның чишендерелгән курчагы идәндә аунап ята. Коппелиус егыла, тирәсендә автоматлары әйләнә.
Бәйрәм. Франц белән Сванильда татулашкан. Франц башкача Коппелиус тәрәзәсендәге серле кыз турында уйламый.
Халык арасыннан карт Коппелиус мәйданга үтәргә азаплана. Ул бирегә хакыйкать эзләп килгән: аның йорты тузган, автоматлары ватылган. Зыянны кем каплар? Сванильда Коппелиуска туй акчаларын тәкъдим итә. Бургомистр Сванильданың тәкъдимен кире кага, Коппелиус картның чыгымнарын ул үзе каплаячак. Бургомистр Коппелиуска акча янчыгы ыргыта һәм бәйрәм башлануын игълан итә.
Чаң кагучы таң атуын хәбәр итә. Кыр чәчәкләренә уралган Аврора чыга. Гыйбадәт вакытын хәбәр итеп, кабат чаң тавышы яңгырый. Аврора югала. Чаң тавышы туй турында хәбәр итә. Гименей чыга, аны нәни Амур озата бара.
Шомлы, дәһшәтле авазлар яңгырый. Сугыш. Кораллар күтәрелә, янгын телләре күккә күтәрелә. Бар да тынып кала. Әле генә корал алырга чакырган чаң тынычлык турында хәбәр бирә. Кешеләр күңел ачарга чыгалар.
Финал биюе.



Эскизы декораций и костюмов от Анны Нежной


Блог ТАГТОиБ им М.Джалиля