Жизель

Жизель

Музыка Адольф Адан

Балет 2 пәрдәдә (12+)
Жан Коралли, Жюль Перро һәм Мариус Петипа хореографиясе

Сәхнәгә куючы балетмейстер – СССРның халык артисты НИКИТА ДОЛГУШИН (Санкт-Петербург)
Сәхнәгә куючы рәссам - Чувашиянең атказанган сәнгать эшлеклесе АЛЛА ФРОЛОВА

1990 елгы куелыш


Кыскача эчтәлек
Беренче пәрдә
Крестьян кызы Жизельга гашыйк Граф Альберт үзенең титулын яшерә. Жизельне яратып йөргән урманчы Ганс Альбертка ышанырга ярамавын, аның кемлеген яшерүен аңлатырга тырыша, Жизель тыңларга да теләми.
Ганс аучы йортына кереп Альбертның граф гербы төшерелгән шпагасын урлый.
Быргы тавышлары аучылар якынлашуын хәбәр итә. Араларында – әтисе белән бергә графның кәләше Батильда. Алар авылда ял итәргә туктыйлар. Графның кәләше Жизельнең матурлыгына һәм эчкерсезлегенә сокланып, кыйммәтле чылбыр бүләк итә.
Аучылар ял итәргә китә, крестьяннар уңыш бәйрәмендә күңел ача. Бәйрәмнең иң кызган мизгелендә Ганс килә. Ул Альбертның ялганын ача һәм сүзләрен раслау өчен граф шпагасын күрсәтә. Жизель ышанырга теләми. Ганс быргы кычкырта, уңайсызланып калган граф янына кәләше чыга.
Чарасыз калган Жизель саташа башлый, үлә.

Икенче пәрдә
Төн уртасы. Ганс Жизельның каберенә килә. Вилис-шәүләләр күренә. Вилислар каберләреннән чыгып, төнлә зиратка килүчеләрне егылып үлгәнче биетәләр. Вилисларның боеручысы Мирта Жизельны биергә чакыра.
Жизель каберенә граф Альберт та килә. Жизель, аның кайгысын күреп, Альбертны кичерә.
Вилислар арасында Ганс күренә. Вилислар аны егылганчы биетәләр дә, күлгә ташлыйлар. Альбертны да шул ук язмыш көтә. Мирта биергә куша. Жизель Миртадан Альбертны җибәрүен ялварып сорый.

Яктыра. Таң аткач вилисларның көче бетә. Альберт котыла. Жизель сөеклесе белән хушлаша. Мәңгегә.


Фотогалерея от Inkazan.ru



Блог ТАГТОиБ им М.Джалиля