Карсылу һәм җиде кәрлә

Карсылу һәм җиде кәрлә

Музыка Карен Хачатурян

Балет 2 пәрдәдә (3+)  
Борис Мягков хореографиясе
Бертуган Гриммнар әкиятләре буенча Б.Мягков либреттосы
Куелышның музыкаль җитәкчесе - Владимир Васильев
Сәхнәгә куючы балетмейстер - Борис Мягков (Мәскәү)
Сәхнәгә куючы рәссам - Анатолий Нежный, Анна Нежная (Мәскәү)

1997 елгы куелыш


Кыскача эчтәлек
Беренче пәрдә
Борын-борын заманда Карсылу исемле сөйкемле нәни принцесса яшәгән. Явыз үги анасы Карсылуның гүзәллегенә көнләшеп, аны иске-москыдан киендерә һәм иң кара эшне куша икән. Патшабикә көнсаен үзенең тылсымлы көзгесенннән: “Бу дөньяда миннән дә матурраклар бармы?” дип сораша. Көзге: “Сиңа тиңнәр юк”, дип тынычландыра.
Иртә таңнан Карсылу җырлый-җырлый өй җыештыра. Аны күгәрченнәр гөрләшүе дә, кошлар чыркылдашуы да, кояш нуры да сөендерә. Хыялында гүзәл Принцны күрә. Карсылу көннән-көн матурлана. Явыз Патшабикә үги кызының гүзәллеген күреп аннан котылырга уйлый: аучыга җиләккә киткәч кызны атарга боера. Аучының Патшабикә әмерен үтәргә кулы күтәрелми: “Урманга кач, көнче үги анадан ераккарак кит – барыбер иртәме-соңмы үтерер ул сине”, ди.
Карсылу алдын-артын карамыйча күз күргән якка йөгерә. Агач тамырларына абынып егыла һәм арып йоклап китә.
Карурманга беренче кояш нурлары төшә, аланда җәнлек-җанвар уяна, кош-корт очып килә. Карсылуны урман җәнлекләре тиз үз итә. Әмма ул алар арасында яши алмый, кызга йорт кирәк. Җәнлекләр урмандагы нәни йортны искә төшерәләр.

Йорт хуҗалары – кәрләләр эшлиләр дә эшлиләр. Алар җир казып ялтыравыклы ташлар – алмазлар табалар. Кояш бата, кәрләләр өйләренә юнәлә.

Икенче пәрдә
Кәрләләр йорты. Карсылу һәм аның урмандагы дуслары әкрен генә өйгә керәләр, караналар. Җиде ятак, җиде урындык… Нинди кечкенә җан ияләре яши соң биредә? Балалардыр дип уйлый Карсылу, әти-әниләре дә юктыр, чөнки өй җыештырылмаган. Бөтенесе бергә өй җыештыралар. Җәнлекләр Карсылуны нәни караватка яткырып өстенә ябындыралар да чыгып китәләр…

Патшабикә тылсымлы көзгесенә дәшә: “Миннән дә матурраклар бармы?” Көзге: “Син матур, әмма карурманда кәрләләр янында яшәгән Карсылу матуррак”, ди. Патшабикә шашынып Карсылудан котылу җаен эзли. Сихер белән үзен фәкыйрь карчыкка әверелдереп юлга чыга. Кулында агулы алма.

Ишек ачыла. Кәрләләр керә. Өйне танырлык түгел. Җыештырылган, мичкә ягылган. Караватта кемдер селкенә. Кәрләләр караватка якынлашалар һәм кызның гүзәллегенә таң калалар. Карсылу күзләрен ача. Танышу. Һәр кәрдәнең үз исеме бар – Зирәк, Төчкерүче, Бәхетле, Зарланучы, Тыйнак, Йоклаучы, Игътибарсыз. Карсылу үзе һәм хыялындагы Принц турында сөйли.
Кәрләләр Карсылуны яннарында калдыралар. Таң ата. Кәрләләр беркемгә дә ишек ачмаска кушып эшкә китәләр. Карсылу ялгыз кала. Ишек шакыйлар. Карсылу тәрәзәдән фәкыйрь карчыкны күрә. Кыз курыкса да, кызганып өйгә кертә, су эчерә. Рәхмәт йөзеннән карчык алма бирә: “Аша – бар теләкләрең үтәлер”, ди. Карсылу алманы кабуга егыла. Патшабикә тантана итә – ул дөньяның беренче гүзәле!
Салкын тау куышында мәңгелек йокыга талган Карсылу ята. Менә Принц килә. Ул аны төшендә күреп эзләп килгән. Принц йокыга талган гүзәл кызны үбә – Карсылу күзләрен ача. Принц аны кулларына күтәрә.

Карсылу белән Принцның сарайга кайтып керүе Патшабикә өчен көтелмәгән хәл була. Якты һәм кара көчләрнең бәрелеше. Тылсымлы көзге ватыла. Яхшылык җиңә. Кояш нурлары бәхетле парны яктырта. Җирдә мәхәббәт, шатлык һәм гаделлек тантана итә.



Блог ТАГТОиБ им М.Джалиля