Баядерка

Баядерка

Музыка Людвиг Минкус

Балет 3 пәрдәдә (12+)
Мариус Петипа хореографиясе

Куелышның сәнгать җитәкчесе – ВЛАДИМИР ЯКОВЛЕВ
Сценография һәм костюмнар – Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе АНАТОЛИЙ НЕЖНЫЙ, АННА НЕЖНАЯ (Мәскәү)

2007 елгы куелыш


Кыскача эчтәлек
Изге урманда юлбарыс куып баручы аучылар төркеме белән Солор пәйда була. Ул аучыларны урман эченәрәк юнәлтә, факир Магдаваяны үзенең көтүен әйтергә дип Никия янына җибәрә.
Храм ишегеннән вәкарь белән Бөек брамин, һинд руханилары һәм баядеркалар чыга. Ут бәйрәменә әзерлек бара. Бөек брамин баядерка Никияне чакырта — ул бәйрәмне биюе белән бизәргә тиеш.
Ут фанатларының утлы-пычаклы тамашалары. Япмага төренгән Никия чыга. Янына Бөек брамин килә, биергә куша. Никия бии. Бөек брамин кызга мөкиббән, ул хисләрен яшерерлек хәлдә түгел. Баядерка аңа саны турында исенә төшереп, гыйшкын кире кага. Брамин үч белән куркыта. Факир Магдавая, җаен туры китереп, Никиягә Солор сүзләрен җиткерә.
Төн. Урманда ай яктысы. Солор белән факир храмга якынлаша.
Бер тәрәзәдә ут ялтырап китә. Солор тәрәзәгә килә. Икенче мизгелдә ул Никия кочагында, сөюен әйтә, биредән качарга үгетли.
Ишектә Бөек браминның шәүләсе күренә. Никияне Солор кочагында күреп, ул баядеркадан һәм көндәшеннән үч алырга нияли.
Таң ата. Гашыйкларга аерылышырга вакыт. Урманнан юлбарыс аткан аучылар чыга. Изге су күтәргән баядеркалар үтә.
Солор үткән төнне уйлый. Толорагваның уңышлы ау турындагы хикәятен ишетми дә.
Раджа сарае. Раджа баядеркаларны китерергә куша, кызын да чакырта. Гамзаттига аны Солорга кияүгә бирергә җыенуны әйтә.
Солор керә. Раджа аңа туй турында хәбәр итә. Гамзаттиның гүзәллеге әсир итсә дә, Солора баядеркасын оныта алмый. Ул Гамзаттиның ире булу дәрәҗәсен кабул итәргә әзер түгеллеген аңлатырга маташа. Солорны тыңлап та бетермичә, Раджа өч көннән туй булачагын әйтә.
Бөек браминның керүе Солор белән Раджаның сүзен бүлә. Бөек брамин әһәмиятле хәбәр китергән. Үзләре генә калгач, Бөек брамин Солор белән Никияның очрашуы турында җиткерә.
Раджа баядерканы юк итергә карар кыла. Ләкин Бөек брамин баядерканың үлеме Вишну Аллаһының ачуын китерәчәген әйтә һәм Солорны үтерү дөресрәк булуын тәкърарлый.
Раджа үз фикерендә кала. Иртәгәге бәйрәмдә Никияга агулы елан яшерелгән бер кәрҗин чәчәк бүләк ителәчәк.
Боларның планын Гамзатти тыңлап тора. Ул баядерканы чакыртып, туенда биюен сорый. Кыз ризалаша. Гамзатти көндәшен Солор портреты янына алып килә һәм рәсемдә кияве икәнлеген әйтә.
Гамзатти Никиянең сөюеннән баш тартуын таләп итә, баядерка Солордан аерылуга караганда үлем артыграк икәнлеген белдерә. Раджа кызы аңа илен ташлау бәрабәренә кыйммәтле әйберләр тәкъдим итә.
Никия алтын-көмешләрне аяк астына ташлый. Көндәшләрнең бәхәсе кискенләшә. Никия кинжалын алып Гамзаттига ташлана. Раджа кызының хезмәтчесе хуҗасын коткарып кала. Никия чыгып кача.
Сарай алдындагы мәйдан. Бадринат алласы хөрмәтенә тантана. Раджа белән аның кызын алып керәләр. Бәйрәм башлана.
Бөек брамин белән Солор Никиядән күз алмыйлар. Гамзатти баядеркага бер кәрҗин чәчәк бүләк итәргә куша. Никиянең Солорга мәхәббәте һәм чарасызлыгы чагылган соңгы биюе.
Чәчәкләр арасыннан елан чыгып биючене чага. Үләр алдыннан Никия сөеклесе белән хушлашканда, аңа антын искә төшерә. Бөек брамин агуга каршы дару тәкъдим итә. Никия яратмаган кешесенең ярдәменнән баш тарта. Раджа белән Гамзатти тантана итә, теләкләре тормышка ашты.
Раджа сараенда Солор бүлмәсе. Солор җан тынычлыгы таба алмый. Күңелен күрү өчен факир Магдавая еланнар буйсындыручыны чакыра. Тамаша Солорның күңелен ачмый.
Бусагада — хезмәтче кызларын иярткән Гамзатти. Ул Солорны игътибарсызлыгы өчен битәрли. Солор Гамзаттиның кулларына кагылгач, диварда елаган Никиягә шәүләсе пәйда була.
Солор Гамзаттидан аны үзен генә калдыруын үтенә һәм диварга ташлана. Никия шәүләсе югала. Ул вәгъдәсен искә төшереп аңсыз егыла. Солор төш күрә. Ул шәүләләр илендә. Араларында - Никия. Ул йә якыная, йә ерагая.
Солор уяна. Факир керә. Солор Никиясез чынбарлыкка ияләшә алмый.
Раджаның ялчылары, сугышчылар, браминнар, баядеркалар Солор белән Гамзаттиның туена әзерләнә. Раджа туйны башларга куша. Гамзатти киявенең игътибарын яуларга тырыша. Солорның күз алдынада Никия шәүләсе. Ул бер күренә, бер югала.
Кызлар кәләшкә бер кәрҗин чәчкә китерәләр. Гамзатти кәрҗинне Никиягә китерелгән кәрҗингә охшатып кире кага. Баядерка шәүләсе пәйда була. Раджа кызы куркып әтисенә ташлана. Раджа яшьләрне тизрәк кавыштырырга боера. Бөек брамин кияү белән кәләшнең кулларын тоташтыра.
Күк күкри, яшен яшьни, җир тетри. Сарай җимерелә. Раджа, кызы, Бөек брамин, Солор хәрабәләр астында кала.
Апофеоз: яңгыр аша Һималай түбәсе күренә. Һавада Никия шәүләсе. Ул алдында тезләнгән сөеклесенә карый.



Блог ТАГТОиБ им М.Джалиля