Порги һәм Бесс

Порги һәм Бесс

Музыка Джордж Гершвин

Опера 2 пәрдәдә (12+)
КОНЦЕРТ БАШКАРУЫНДА


Кыскача эчтәлек

Беренче пәрдә
Беренче күренеш
Кэтфиш-Роу — АКШның көнъяк калаларының берсендәге фәкыйрь негрлар кварталы. Җәйге җылы кич. Каянды җыр ишетелә. Клара, балыкчы ире белән биредә яшәүче ярлы негритянка, баласын йоклата.
Йортлар арасындагы буш урынга эштән кайткан ярлы халык җыела. Кичләрен алар бирегә уйнарга җыелалар. Йөк ташучы Роббинс хатыны Сирина белән килә. Хатынының ризасызлыгына карамастан, уенга кушыла. Алачыгыннан гарип Порги да чыга, ул инвалид арбасына утырган. Аның да үзен уенда сынап карыйсы килә.
Портта йөк ташучы Краун килә. Аның турында төрле начар сүзләр йөри. Янәсе шактый пычрак эшләр аның намусында. Краун үзе генә түгел. Янында сөйгәне - гүзәл Бесс. Юлдашы кебек үк яшь негритянканың да начар даны чыккан…
Уенга наркотиклар сатучы Спортинг Лайфа кушаматлы адәм дә кушыла. Ул бер партия кокаин сатырга дип Нью-Йорктан килгән. Уйнаганда ул Бесска караштыргалап ала.
Уен кызганнан кыза. Кемгәдер партнеры алдаша кебек тоела. Төрткәләшә башлыйлар. Споргинг Лайфның эчемлекләре белән аңгырайган Краун Роббинска үтерерлек итеп суга. Мизгел эчендә мәйданчыкта бер уенчы да калмый. Полицейскийларның сыбызгы тавышлары ишетелә. Краун, Бесс белән тиз генә хушлашып кача.
Ялгызы калган Бесс качарга маташа, әмма шул тирәдә яшәүчеләр аның борын төбендә ишекләрен ябалар. Спортинг Лайф Бессны үзе белән Нью-Йоркка китәргә үгетли. Яшь негритянка тәкъдимне кире кага. Полицейскийлар тавышы якынайганнан-якыная. Бесс алар кулына эләгәчәк. Соңгы мизгелдә арбасы белән Порги килеп чыга. Ул күптән яратып йөргән кешесен кыен хәлдә калдыра алмый. Бесс аның алачыгына кереп кача.

Икенче күренеш.
Кварталда караңгы төн. Роббинс гәүдәсе өстендә Сирина үкереп елый. Берәм-берәм күршеләре чыга. Алар янда торган савытка акча салалар, югыйсә, Сиринаның ирен күмерлек акчасы юк. Елау тавышы башкалар да кушылгач, газаплы моңлы җырга әверелә. Шымчы пәйда була. Ул Сиринага озакка сузмыйча ирен иртәгә үк күмәргә куша. Аннары шаһитлардан сорау ала башлый. Төп шаһит буларак бал сатучы Дитерны сайлый һәм үзе белән алып китә. Савытка һаман чылтырап бакыр акчалар салына. Әмма алар тыйнак кына күмү өчен дә җитмәячәк. Ритуал хезмәтләр кибете хуҗасы хатынның хәленә кереп, үзенә зыян китереп булса да, Роббинсны күмергә ризалаша.

Өченче күренеш.
Бернчә атнадан соң. Порги тормышында күп нәрсә үзгәргән. Ул бәхетле. Аның алачыгы, сөйгәне белән яшәгәч, җәннәт почмагы булып тоела. Шат күңелле ир-ат элеккеге караңгы йөзле гарипкә бөтенләй охшамаган.
Балыкчылар диңгезгә чыгарга әзерләнәләр. Порги аларга уңыш тели, шаярта. Фәкыйрь булуына да борчылмый:Бесс янында ул бик бәхетле.
Урамда Спортинг Лайф пәйда була. Ул Бесс белән кабат гыйшык уйнамакчы, әмма Поргины күргәч китү ягын карый. Күршеләр чикәү җәмгыятенең ел саен үткәрелә торган пикныгы турында киңәшәләр. Бессның күңел ачарга яртаканын белеп, аны да чакыралар. Порги да аларга кушылып, кызны барырга кыстый, ул сөйгәненең күңел ачуын тели. Бесс ризалашып, юлга кузгала.
Порги урамда ялгызы.

Икенче пәрдә.
Беренче күренеш.

Утраучык. Биредә бәйрәмнәр уздырыла. Кэтфиш-Роу һәм башка яорлы кварталлар вәкилләре бирегә җыела. Пикник кызганнан кыза. Барысы да чуар киенгән, барысы да шат.
Абына-сөртенә Спортинг Лайф керә. Ул исерек. Оятсыз мәзәкләр сөйли, ямьсез көлә.

Пароход кычкырта. Бәйрәм тәмам. Халык пристаньга ашыга. Соңгылар арасында Бесс атлый. Көтмәгәндә куаклар арасыннан Краун атылып чыга: яшь кыз куркып кала. Ул элеккеге сөяркәсен оныткан була. Бесс Крауннан үзен онытуын сорый. Әмма йөк ташучы егет кызны өстерәп алып китә.

Икенче күренеш.
Кэтфиш-Роуда тормыш дәвам итә. Балыкчылар диңгезгә җыеналар. Җиләк сатучылар товарларын мактыйлар.
Поргиның ярымкараңгы бүлмәсендә Бесс авырып ята. Янында Порги белән Сирина. Мескен гарип чарасызлыктан гаҗиз булган: ул сөйгәне терелмәс дип борчыла. Сирина Поргины тынычландыра.
Бесс аңына килә. Ул Краун килеп чыгар дип курка. Порги белән Сирина авыруны тынычландыра. Давыл булачагын хәбәр итеп кыңгырау тавышы яңгырыйҗил сызгыра. Йор эче тагын да караңгылана.
Өченче күренеш
Давыл улый. Куркынган хатыннар Сирина янына җыелышканнар. Ишек шакыган тавыш. Бу Краун. Ул Бессны эзли. Давыл тына. Поргиның күршесе - Клара тәрәзәдән иренең капланган көймәсен күреп ала. Киенеп тә тормыйча урамга атыла. Аның артыннан Краун бара.

Дүртенче күренеш.
Караңгы төн. Давыл тынган. Порги белән Бесс йокламый: алар Клара баласын юаталар. Тәрәзәдән Спортинг Лайфның чабып узганы күренә. Ул Порги йортына Краун якынлашканын хәбәр итә.
Йөк ташучы килә. Кулында пычак. Порги аның коралын бәреп төшерә, үзе Краунга кадый.

Бишенче күренеш.
Иртә. Кэтфиш-Роуда яшәүчеләр канлы вакыйганың эзләрен яшерәләр. Полиция килә. Әмма аларга беркем дә бернәрсә әйтми, янәсе, ишетмәгәннәр, күрмәгәннәр. Тикшерүче Порги йортына киләләр һәм аны мәетне танырга алып китәләр.
Спортинг Лайф Порги юклыгыннан файдаланып калырга тырыша. Ул Бессны сөйгәнен җинаятьче буларак кулга алуларына ышандырырга тырыша. Хәйләкәр сәүдәгәр аны Нью-Йоркка чакыра, бай тормыш вәгъдә итә. Ул Бессны ризалаштыра.

Алтынчы күренеш.
Порги кайта. Ул өен һәм сөйгәнен сагынган. Порги шатланып күршеләрен сәламли. Һәрбесенә бүләге яки җылы сүзе бар. Бесска матур күлмәк алып кайткан.

Порги алачык өстеннән очып үткән карчыганы күреп кала. Бу начар хәбәр билгесе… Күршеләре хәбәр итә: Бесс киткән.

Порги килешергә теләми. Әйберләрен җыештырып, иске арбасына утырып юлга чыга – сөйгәнен эзләргә. Ул Бессны табачагына ышана, аны мәхәббәт йөртә.



Блог ТАГТОиБ им М.Джалиля