Мадам Баттерфляй

Мадам Баттерфляй

Музыка Джакомо Пуччини

Опера 2 пәрдәдә (12+)

Джон Лютер Лонг новеллалары буенча Давид Беласконың шул исемдәге драмасыннан Луиджи Иллики һәм Джузеппе Джакоза либреттосы

Куелышның музыкаль җитәкчесе – Гинтарас Ринкявичус
Дирижер – Ренат Салаватов
Сәхнәгә куючы режиссер – Михаил Панджавидзе
Сәхнәгә куючы рәссам - Игорь Гриневич (1952-2012)
Костюмнар буенча рәссам - Ольга Резниченко
Хормейстер - Любовь Дразнина

2009 елгы куелыш


Кыскача эчтәлек
Вакыйга Нагасакида XIX-XX гасыр арасында бара

Беренче пәрдә
Нагасаки – порт шәһәре. Калкулык битендә бухтага каратып салынган гаҗәеп матур япон вилласы тора. Бакчасында – япон маклеры Горо һәм Америка диңгез офицеры Пинкертон. Горо Пинкертонга йортны күрсәтә, биредә лейтенант булачак хатыны япон кызы Чио-Чио-сан - «Мадам Баттерфляй» белән яшәячәк. Пинкертонның никах контракты, шул чордагы япон йоласы буенча 999 елга төзелгән, әмма лейтенант аны теләсә кайчан өзәргә хокуклы. АКШның Нагасакидагы консулы Шарплес Пинкертонны дуамал адымнан саклап калырга тырыша: Шарплес Чио-Чио-санны белә һәм кайчан да булса аның нәфис йөрәге яраланачагын чамалый. Лейтенант үгетләүләрне тыңламый да, аның тормыш фәлсәфәсе: «Чәчәкне ничек булдыра аласың – шулай өз». Пинкертон дустына американкага өйләнәсе көне хөрмәтенә тост тәкъдим итә.
Никахлашу тантанасы якынлаша. Йортка илткән сукмактан ахирәтләре белән Чио-Чио-сан килә. Кыз бала (аңа – 15 яшь) Пинкертонга үзе һәм гаиләсе турында сөйли. Кимоно җиңендәге бизәнү әйберләрен күрсәтә. Статуэткалар арасында әтисенең үз-үзен йола буенча үтергән кинжалы да бар. Баттерфляй Пинкертонга аның динен кабул итәчәге турында әйтә.
Никах тантанасына бар да әзер. Император комиссары кыскача гына никах йоласын башкара, кунаклар өйләнешүчеләрне котлый. Баттерфляйның агасы Бонзаның пәйда булуы кәеф-сафа коручыларны тукталырга мәҗбүр итә. Ул туганының христиан диненә күчәргә җыенуын ишетеп, аңа ләгънәт укый. Туганнары һәм дуслары Баттерфляйдан баш тарталар. Пинкертон барысын да өйдән куып чыгара, Баттерфляйны назлап тынычландыра.

Икенче пәрдә
Беренче күренеш

Пинкертон киткәнгә өч ел вакыт үткән. Чио-Чио-сан аның кайтуын тилмереп көтә. Ире ташлаган, туганнарсыз калган хатын хезмәтчесе һәм улы белән көн итә. Пинкертон улы барлыгын белми дә. Чио-Чио-сан мохтаҗлыкта яши, әмма өмете сүнмәгән. Хезмәтче кыз Сузуки Баттерфляй өчен япон аллаларыннан ярлыкау сорый, Пинкертонның кайтмасына ышандырырга тырыша. Бакчага Горо белән Шарплес керә. Америка консулы Пинкертоннан алган хатны китергән. Хатта Чио-Чио-сан өчен күңелсез хәбәр бар: аның ире американга өйләнгән. Әмма Шарплес хатны укып бетерә алмый, иренең исәнлеген һәм Нагасакига кайтасын ишеткән Чио-Чио-сан сөенеченнән азаккача тыңлап тормый.
Горо Чио-Чио-санны затлы, бай принц Ямадорига димли. Әмма Чио-Чио-сан риза түгел. Шарплес Чио-Чио-санга Ямадори тәкъдименә ризалашырга киңәш итә; Пинкертонның кайтмаска мөмкинлегенә ымлый, әмма яшь хатын аны ишетергә дә теләми. Шарплес Пинкертон ташласа, аның нишләячәген сорый. Баттерфляй төгәл әйтә алмый, әмма ансыз яши алмавын искәртә. Шарплес чишелешнең куркыныч булачагын тоемлый.
Консул Чио-Чио-санның улы – зәңгәр күзле, сары чәчле малайның Пинкертон баласы икәнлеген белгәч, лейтенантка аның улы барлыгын җиткерергә вәгъдә итә.
Туптан аткан тавыш килә — портка шулай итеп Америка корабле «Авраам Линкольн» керә. Пинкертон шунда булырга тиеш. Чио-Чио-сан өен чәчәкләр белән бизи-бизи дулкынланып ирен көтә.

Икенче күренеш
Таң ата. Арыган Чио-Чио-сан, ирен көтеп җиткерә алмагач, баласын йоклатып, бүлмәсенә кереп китә.
Ул югында өйгә Шарплес, лейтенант Пинкертон һәм аның америкалы хатыны Кэт Пинкертон керә. Сузуки хуҗасына әйтергә курка. Йорт һәм үзенең хатирәләре белән хушлашып Пинкертон чыгып китә. Баттерфляй бүлмәгә кергәндә көткән ирен түгел, ә Шарплес белән таныш түгел ханымны гына күрә. Баттерфляй хезмәтчесенең елавын күреп барысын да аңлый. Америкалы Кэт, Пинкертонның хатыны, Чио-чио-санны баланы бирергә үгетли. Чио-Чио-сан ризалаша, әмма бер шарты бар - Пинкертон үзе килеп сорарга тиеш.
Шарплес белән Кэт Пинкертонны алырга киткәч, Баттерфляй кинжалын ала. Сузуки аны ниятеннән туктатырга өметләнеп, бүлмәгә малайны кертә. Яшь хатын улы белән хушлаша, уенчык бирә, күзләрен бәйли һәм ширма артында үзенә кинжал кадый.



Блог ТАГТОиБ им М.Джалиля