Борис Годунов

Борис Годунов

Музыка Модест Мусоргский

Өч пәрдәлек халык музыкаль драмасы (12+)
А.Пушкин һәм Н.Карамзин әсәрләре буенча М.П.Мусоргский либреттосы,
Н.Римский-Корсаков редакциясендә

Куелышның музыкаль җитәкчесе - Ренат Салаватов
Сәхнәгә куючы режиссер - Михаил Панджавизе
Спектакльнең сәнгати бизәлеш проектын Федор Федоровский эскизлары буенча рәссам Виктор Немков һәм костюмнар буенча рәссам Людмила Волкова тормышка ашырды.
Хормейстерлар - Нурия Джураева, Любовь Дразнина

2005 елгы куелыш


Кыскача эчтәлек
Новодевичье монастыре ишегалдында пристав җыелган халыктан боярин Борис Годуновның патша таҗын кабул итүен сораттыра. Борис тәхеттән баш тарта. Бу хакта дьяк Щелкалов хәбәр итә. Пристав боярларның указын укый — иртәгә барча халык әмер көтеп Кремльгә җыелырга тиеш.
Иртә белән Успений соборы алдына җыелган халык тәхетне кабул итергә ризалашкан Борисны зурлый. Патша сөенми —шомлана.
Чудов монастырендагы хөҗрәсендә Пимен карт тәхетнең законлы варисы Димитрийның үлемендә Борис гаепләп дөреслекне яза. Үтерү турында яшь монах Григорий Отрепьев җентекләп сораша. Патша улының үз яшьтәше икәнлеген белгәч, Димитрий исемен алып Бориска каршы көрәшергә карар итә.
Григорий очраклы юлдашлары – качкын монахлар Варлаам һәм Мисаил белән Литва чигендәге кабакка керә. Приставлар керә: алар качкын еретик Гришка Отрепьевны эзлиләр. Патша указын укыганда Гришка Варлаамның билгеләрен атый. Әмма алдашуы тиз ачыклана һәм үзенә ялган исем алучыга качып котылырга туры килә.
Кремльдә патша сарае. Борис үлгән киявен сагынып елаган кызы Ксенияне тынычландыра. Гаиләсендә дә, дәүләт эшендә дә хәлләр әйбәт түгел. Халык мәхәббәтен казана алмый, җинаяте дә йөрәген тырнап тора. Хәйләкәр кенәз Василий Шуйский Литвада үзен Димитрий дп атаган кеше барлыкка килүен хәбәр итә, янәсе, аны король һәм паннар яклый. Борис каушый. Димитрийүлеменең шаһиты булган Шуйскийдан патша улының чыннан да үлгәнме икәнен сораша. Әмма тегесенең хикәятен тыңлап бетерә алмый: сабый өрәге белән саташа.
Сандомир замогында кызлар җырлап Марина Мнишекның күңелен ачарга тырышалар. Шөһрәт сөюче полька Мәскәү патшалары тәхетенә утыру өчен Самозванецның башын әйләндерергә хыяллана. Католик чиркәве хакына иезуит Рангони да шуны таләп итә.
Марина бакчага чыга. Анда аны ялган Димитрий көтә. Хәйлә һәм наз белән Марина аның күңелен яулый. Поляк гаскәре башында Мәскәүне алып, Русьнең хакиме булганнан соң ул аныкы булачак.
Василий Блаженный соборы алдындагы мәйдан. Халык ялган Димитрийның якынлашуы турында сөйләшә. Алар Димитрийның исәнлегенә һәм Бористан коткарачагына ышана. Патша чыга. Ач халык икмәк сорап кулларын суза. Халык арасындагы Юродивый Бориска патша малаен үтерүен искә төшерә.
Кремльдә боярлар думасы җыелышы. Бөтенесен ялган Димитрий турындагы хәбәрләр борчый. Шуйский Борисның яшерен газаплары турында сөйли. Көтмәгәндә боярлар алдында Борис үзе пәйда була, ул куркынып бала өрәген куа. Шуйский елъязмачы Пименны махсус китертеп Димитрий кабере өстендә дога кылган сукырның күзләре ачылуы турында сөйләттергәч, Боризның газаплары соңгы чиккә җитә. Патша аңын җуеп егыла. Аңына килеп, улы Федорны чакыра, соңгы сүзләрен әйтеп, дөнья куя.
  Крестьяннар күтәрелеше. Халык Борис гаскәриләреннән көлә, кул астына эләккән иезуитлардан үч ала. Варлаам һәм Мисаил баш күтәргән халыкка Русьтагы җәзалаулар турында сөйләп көч биреп тора. Ялган Димитрий килә. Халык шатланып сәламли. Әмма Юродивый халыкка яңа михнәтләр юрый: «Ела, ела, ач халык», — дип җырлый. 



Блог ТАГТОиБ им М.Джалиля