Риголетто

Риголетто

Музыка Джузеппе Верди

Опера 3 пәрдәдә  (12+)
В. Гюгоның"Король забавляется" драмасы буенча Ф.М.Пиаве либреттосы

Куелышның музыкаль җитәкчесеһәм дирижер - Марко Боэми (Италия)
Дирижер – РЕНАТ САЛАВАТОВ
Сәхнәгә куючы режиссер – МИХАИЛ ПАНДЖАВИДЗЕ (Россиянең Большой театры, Мәскәү)
Сәхнәгә куючы рәссам – АНДРЕЙ ЗЛОБИН (Киев)
Костюмнар буенча рәссам – АННА ИПАТЬЕВА (Киев)
Хормейстер – ЛЮБОВЬ ДРАЗНИНА
Сәхнәгә куючы балетмейстер – АЛЕКСАНДР ПОЛУБЕНЦЕВ (Санкт-Петербург)

2009 ЕЛГЫ КУЕЛЫШ


Кыскача эчтәлек

1 пәрдә

Мантуанский сараенда бал. Графиня Чепранога Герцогның игътибары иренең ачуын чыгара. Шамакай граф Чепранодан көлеп, герцогка графиняны урларга киңәш итә; ачулы Чепрано Риголеттодан үч алырга ант итә. Күңелле  балныграф Монтероненың килүе боза, ул герцогтанкызын кайтаруны таләп итә. Шамакай Монтеронедан да көлә. Герцог графны сак астына алырга боера. Монтероне герцогтан кызын мыскыл иткән өчен үч алачагын әйтә, Риголеттоны каргый.

РиголеттогаМонтероне каргышытынычлык бирми. Кич соң гына өенә кайтып килгәндә аңа ялланып кеше үтерүче Спарафучиле очрый, җәллад үз хезмәтен тәкъдим итә. Шамакай бердәнбер кадерле кызы язмышы өчен борчыла. Кызы хезмәтче Джованна белән яшеренеп яши. Риголетто герцог кебекләрнең бозыклыгыннан куркып, кызын хәтта урамга да чыгарттырмый. Бервакыт Джильда чиркәүдә бер чибәр егетне күреп, читтән гашыйк була. Кинәт кыз аны кабат очрата. Бу студент булып киенгән герцог. Ул Джильдага мәхәббәте турында сөйли. Ялгыз калгач кыз хыялга чума. Риголетто йорты янына сарай әһелләре җыела: алар шамакайның сөяркәсе дип белеп  Джильданы урламакчы булалар. Борчулы Риголетто өе янында боларны өе янында очрата. Шамакайның шикләрен тарату өчен сарай әһелләренең берсе күршедә яшәүче графиня Чепраноны урларга йөрүләре турында сөйли. Риголетто булышырга ризалаша. Аңа битлек кидертәләр, күзләрен яулык белән бәйлиләр. Джильда тавышы ишетелә. Риголетто күзләрен ачса – кызы урланганын аңлый.

2 пәрдә


Герцог кәефсез: таныш түгел кыз югалды, эзләү нәтиҗәсез. Сара    й әһелләре герцогның кәефен күтәрү өчен үзләренең төнге маҗаралары - шамакайның сөяркәсе урлануы турында сөйлиләр. Кыз – сарайда. Герцог бик сөенеп кыз янына ашыга. Риголетто керә; ул кайгысыз кыяфәт чыгарса да, кызын эзли. Джильданың сарайда икәнлеген белгәч, кызын кайтаруларын таләп итә, әмма аның ялваруларына да, куркытуларына дасарай әһелләренең исе китми. Шулчак Джильда күз яшьләре белән герцог бүлмәсеннән атылып чыга. Риголетто кызын мыскыл иткән өчен үч алырга ант итә.Джильда әтисеннән герцогны кичерүен сорый.

3 пәрдә

Елга ярында Спарафучиле притоны. Караңгы төн. Герцог килә; ул бандитның сеңлесе - гүзәлМаддалена белән мавыккан. Сөйгәненең хыянәтен аңлаган Джильда хыяллары белән хушлаша. Әтисе аны ирләр киеме киендереп  Веронага озата; төнлә ул Мантуядан китергә тиеш. Риголетто Спарафучилега хезмәт хакы түләргә кала, ул герцог мәетен елга үзе ташларга тиеш. Күк күкри. Маддалена яшь егетне жәлләп, абыйсыннан аны исән калдыруын сорый. Спарафучиле ишектән беренче керүчене үтерергә карар кыла. Джильда барысын да ишетеп тора; ул герцогны ярата һәм бирегә аны коткарырга килгән. Сөйгәнен коткару хакына Джильда гомерен корбан итәргә дә риза.Ул бандит йортына керә. Яшен тына. Риголетто керә. Спарафучиле мәет салынган капчыкны бирә. Шамакай тантана итә – ул үч алды! Мәетне суга ташлар алдыннан ул герцог җырын ишетә. Капчыкны ача һәм үлеп яткан Джильданы күрә.



Блог ТАГТОиБ им М.Джалиля