Реквием

Реквием

Музыка Джузеппе Верди

Missa de Requiem
Оркестр, хор һәм 4 солист (сопрано, меццо-сопрано, тенор, бас) өчен  


Әсәрнең тарихы

1868 елның 13 ноябрендә Россини үлә. «Без якын дуслар булмасак та, мин бу бөек артистны югалту кайгысыннан елыйм, - дип яза Верди. – Чорыбызның иң популяр исеме, Италиянең даны иде ул!» Дүрт көннән Верди аның исемен мәңгеләштерү проектын тәкъдим итә: «Мин иң хөрмәт казанган итальян композиторларына берләшеп матәм әсәре язарга тәкъдим итә, ул Россининың елын үткәргәндә яңгырар иде. Реквиемны Болонья шәһәренең Сан Петронио чиркәвендә - Россининың музыкаль ватанында яңгырату дөрес булыр иде...» 12 бүлек шобага буенча 12 композитор арасында бүленә. Вердига иң соңгы бүлеге туры килә, ул бик тантаналы очракларда ыгна яңгырый (гадәттә реквиемнар Agnus Dei бүлеге белән төгәлләнә). Верди премьера тантанасына басым ясый: ул Болоньяда Россининың елында яңгырарга тиеш була. Дирижер гаебе белән планнар өзелә һәм композитор аның белән дуслыгын өзә. Бер елдан Верди реквиемны үзе яза башлавын хәбәр итә.
1868 елда Верди танылган замандашы язучы Алессандро Мандзони белән очраша. Композитор Мандзонины Бөек шагыйрь, Бөек гражданин, Изге кеше, Италия даны дип атый. 1873 елның 22 маенда Верди Миланга язучы белән хушлашырга бармый, икенче көнне реквием язарга карар итә, аны Миланның иң яхшы җырчылары Мандзониның елында башкарачаклар ди.
Традицион 12 бүлектән баш тартып, Верди католик мессасы текстын җиде өлешкә бүлә, аның иң күләмле икенче өлеше 9 эпизодтан тора. Эш тиз бара. Премьера 1874 елның 22 маенда Миланның Сан Марко соборында була, өч көннән Ла Скала театрында зур уңыш белән үтә.



Блог ТАГТОиБ им М.Джалиля