Кармен

Кармен

Музыка Жорж Бизе

Опера 3 пәрдәдә (12+)
П.Мериме новелласы мотивлары буенча А.Мельяк һәм Л.Галеви либреттосы

Музыкаль җитәкче һәм дирижер - РЕНАТ САЛАВАТОВ
Дирижер - МИЛОШ КРЕЙЧИ (Чехия)
Сәхнәгә куючы режиссер - ГЕОРГИЙ КОВТУН (Санкт-Петербург)
Куючы рәссам - АНАТОЛИЙ НЕЖНЫЙ (Мәскәү)
Костюмнар буенча рәссам - АННА НЕЖНАЯ (Мәскәү)
Ут буенча рәссам - СЕРГЕЙ ШЕВЧЕНКО (Мәскәү)
Компьютер графикасы - "МНЕНИЕ"иҗат коллективы (Казан)
Хормейстер - ЛЮБОВЬ ДРАЗНИНА

2011 елгы куелыш


Кыскача эчтәлек
Севильяның сигара фабрикасы янындагы мәйданы. Сакчы посты. Халык арасында хәрбиләр, урам малайлары, эшчеләр күренә. Кармен керә. Ул үткен, темпераментлы, һавалы. Ул игътибарын сакчы Хозега юнәлтә. Аның ирекле мәхәббәт турындагы җыры Хозенга чакыру булып тоела, егетнең аяк астына ташланган чәчәге сөю вәгъдә итә. Хозе янына кәләше Микаэланың килүе генә чегән кызын оныттыра төшә. Хәрби егет туган авылын, үскән йортын, әнисен искә төшереп, хыялга чума. Егетнең тынычлыгын кабат Кармен боза. Ул бу юлы фабрикадагы гауганың сәбәпчесе булып чыга һәм Хозе аны кулга алырга тиеш. Әмма чегән кызының ымсындыргыч карашына каршы торалмаган солдат аңа качарга булыша.
Лилас-Пастья тавернасында мәҗлес гөрли. Бу контрабандистлар очраша торган урын. Кармен да аларга булыша. Ахирәтләре Фраскита һәм Мерседес белән бергә биредә еш күңел ача. Тавернаның кадерле кунагы — тореадор Эскамильо. Тормышы сынаулардан торса да, һәрдаим тәвәккәллек соралса да, дан һәм кызлар игътабары хакына ул көрәшкә әзер. Караңгы төшә. Тавернада кеше азая. Контрабандистлар “эшкә” җыеналар. Кармен алар белән барудан баш тарта - Хозены көтә. Хозе килә, әмма озак та үтми, хәрбиләрне казармага чакырып, быргы тавышы ишетелә. Хозеның күңелендә бурычы белән дәрте көрәшә. Кармен аптырашта. Гашыйклар арасында гауга чыга. Хозеның начальнигы Цунига керә, ул да Карменга өметләнә. Хозе көнләшеп кылычын тартып чыгара. Хәрби ант бозылды – казармага юл киселде. Хозе Кармен янында кала. Аңа яңа куркыныч тормыш башларга туры киләчәк.
Дөм кара төн, тауларда контрабандистлар ял итә. Кармен белән Хозе да алар арасында. Тавернадагы ызгыш онытылмаган. Тыныч крестьян тормышы турында хыялланган солдат Хозе бурычына хыянәте өчен борчыла, биредә аны Карменга булган мәхәббәте генә тота. Ә Кармен инде Хозедан туйган. Карталар ни әйтер? Карталар Карменга үлем юрый. Кармен белән очрашырга Эскамильо килә. Аның юлын Хозе бүлә - солдатның көнчелеге уяна. Шулчак Хозе Микаэланы күреп ала, кыз куркуын җиңеп контрабандистлар лагерена Хозены алырга килгән. Хозе карыша. Микаэла Хозеның әнисе үлем түшәгендә икәнлеген әйткәч кенә, китергә ризалаша.
Кояшлы көн. Севилья мәйданы халык белән тулы. Барысы да үгезләр сугышын көтә. Тамашачы коррида геройларын сәламли, алда - Эскамильо. Халык арасында Кармен да бар. Ул батыр һәм тәвәккәл Эскамильога тартыла. Фраскита белән Мерседес Карменны Хозеның эзәрлекләве турында кисәтәләр. Кармен алар сүзенә колак та салмыйча, циркка ашыга. Юлын Хозе бүлә. Кармен катгый - аралар өзелгән. «Ирекле тудым — ирекле үләрмен», — ди ул. Хозе ачуланып Карменга кадый. Кармен үлеме белән дә ирекле булуын раслый.



Фотогалерея от Tatcenter.ru

Фотогалерея от tatar-inform.ru

Эскизы костюмов


Блог ТАГТОиБ им М.Джалиля