Лючия ди Ламмермур

Лючия ди Ламмермур

Музыка Гаэтано Доницетти

Опера 2 пәрдәдә (12+)
В.Скоттның "Ламмермур кәләше" романы буенча С.Каммарано либреттосы (М.Панджавидзе редакциясендә)
Музыкаль җитәкчесе һәм дирижер - Ренат Салаватов
Сәхнәгә куючы режиссер - Михаил Панджавидзе
Куючы рәссам - Игорь Гриневич
Ут буенча рәссам - Сергей Шевченко
Компьютер графикасы - Павел Суворов
Хормейстер - Любовь Дразнина

2010 елгы куелыш


Кыскача эчтәлек
Михаила Панджавидзе версиясе

Беренче пәрдә
Бөтендөнья кризисы. Генриның булдыксызлыгы Эштоннар банкын банкротлык чигенә китереп җиткерә. Гаилә бизнесын коткарып калу өчен Генри сеңлесен банк корпорациясе башлыгы Артур Бэклоуга кияүгә бирмәкче.
Лючия кияүгә чыгудан баш тарта. Гаиләнең күптәнге дусты, рухани Раймонд Генридан әлегә Лючияне борчымавын үтенә. Әнисе үлгәнгә борчулы вакыты ди.
Генриның иминлек хезмәте башлыгы Норманн байкерлар хәбәрен җиткерә, янәсе, Лючия яшертен генә бер егет белән очраша. Әлеге яшь егет Генри югында Лючиянең гомерен саклап калган. Лючиянең мәхәббәте – Эдгар Равенсвуд - кайчандыр Генри бөлгенлеккә төшергән гаиләнең бердәнбер варисы…
Генри чарасызлыкта, Эдгар аңа зур проблемалар тудырачак, Артур белән Лючияне кавыштыру эше барып чыкмаса, Эштоннар һәм Бэклоу банкларын кушу планына да куркыныч яный. Генри көндәшен юк итеп булса да, уйлаганын тормышка ашырырга карар итә.
Хәерче йортлар арасындагы бар. Бандитлар җыелган. Генриның секретаршасы Алиса байкерларга Эдгарны үтертү өчен акча китерә.
Эдгар белән очрашырга Лючия керә. Лючияне сакларга куелган Алиса кызны очрашудан баш тартырга үгетли.
Көтмәгәндә Лючия телевизорда иске фонтанны күрә. Бу фонтан турында куркыныч легенда йөри: янәсе, биредә туе алдыннан кәләшне кияве батырып үтергән. Алиса моны куркыныч фал буларак кабул итә: Лючияне Эдгар белән очрашмыйча, Артур тәкъдимен кабул итәргә кыстый. Лючия моңа теше-тырнагы белән каршы тора: Эдгар – аның бердәнбер юанычы.
Эдгар Равенсвуд керә. Ул Лючиягә олигархлар власте белән көрәшү һәм үз мал-мөлкәтен кайтару өчен бу илдән китергә җыенуын сөйли.
Эдгар китәр алдыннан, Генри белән очрашып, кызның кулын сорарга җыенуын әйтә. Бу очрашуның ни белән бетәсен аңлаган Лючия Эдгарга абыйсы янына килмәскә куша.
Эдгар әтисе кабере янында Эштоннар империясен җимереп, үз гаиләсенең үлеме өчен үч алачагын әйтә. Барысына да Генри сәбәпче ди.
Лючия Эдгарны тынычландырырга тырыша. Алар балдаклар алмашып мәңгелек мәхәббәт антын беркетәләр. Алиса Лючияне алып китә. Байкерлар кереп Эдгарны рәхимсез кыйныйлар.
Генри белән Норманн Эдгарга компромат әзерлиләр. Генри Эштон тынгысызланып хезмәттәшлек турында килешүне имзалау һәм никах контракты төзү өчен Артур Бэклоуны көтә. Ялган документ белән ул Лючияне сөйгәненә каршы котырта. Янәсе, егете аннан баш тартырга да ризалашкан. Лючия газаплана, күрәлмаган кешесенә кияүгә чыгарга теләмәсә дә, үгетләүләргә каршы торалмыйча, ризалаша, аңа хәзер барыбер…
Туй көне. Артур белән кунаклар килә. Банклар кушылу турында контракт имзаланган. Артур ике күренекле гаиләнең берләшүеннән канәгать. Барысы да Лючияне көтә. Генри Артурга Лючиянең әнисе үлемен авыр кичерүен сөйли, шуңа күрә кәефсезлегенә игътибар итмәвен үтенә. Артурны Эдгар исеме белән бәйле хәбәрләр борчый.
Лючия керә. Никах килешүен имзалау тантанасы башлана. Генри сеңлесеннән кул куюын таләп итә.
Көтмәгәндә Эдгарның пәйда булуы барысын да аптырашта калдыра. Вакыт тукталгандай була. Эдгар Лючияне алырга килгән, әмма имзаланган контрактны күргәч, рәнҗешле сүзләрен әйтә.
Генри, Артур һәм кунаклар Эдгарны өйдән куып чыгаралар.

Икенче пәрдә
Эдгар Генриның планнарына комачаулый алмый. Туй мәҗлесе дәвам итә. Раймондның пәйда булуы мәҗлесне өзә. Артурның үле гәүдәсе кан эчендә ятуын әйтә. Аны Лючия үтергән булырга мөмкин. Кунаклар аптырашта. Шашынган кыяфәттә Лючия килеп керә. Кыз ни булганын хәтерләргә азаплана. Генриның ачуы үкенә.
Эдгар тормышын Лючиясез күз алдына да китерә алмый. Кабат-кабат ул яшәгән йорт янына килә.
Матәм процессиясе үтә. Эдгар Лючиянең үлеме турында ишетә. Матәм чаңы яңгырый, аның тавышы Эдгарның да язмышын хәл итә. Аңа Лючиядән башка тормыш юк, ул Лючиясе белән күкләрдә очрашачак.





Фотогалерея от Inkazan.ru


Блог ТАГТОиБ им М.Джалиля