Новости

Казанда Ф.И.Шаляпин исемендәге XXXII Халыкара опера фестивале тәмамланды 19.02.2014

Казанда Ф.И.Шаляпин исемендәге XXXII Халыкара опера фестивале тәмамланды

Гала-концерт М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры сәхнәсендә узды

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ», Екатерина Виславская). Кичә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры сәхнәсендә Ф.И.Шаляпин исемендәге XXXII Халыкара опера фестивале тәмамланды.

Гала-концертта форумда катнашкан йолдызлар чыгыш ясады: Украинадан Тарас Штонда, Испаниядән Татьяна Мельниченко, Германиядән Виталий Билый, Италиядән Джампьеро Собрино, Мария театры солисты Ольга Пудова, Беларусь Республикасыннан Андрей Валентий.

Концерт М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры оркестры башкаруында Дмитрий Шостакович вальсыннан башланды. Музыкантлар чыгышыннан соң, Татарстанның халык артисты Эдуард Трескин тамашачыларны каршы алды һәм фестивальгә нәтиҗәләр ясады.

Быел форум Казанда операның 140 еллыгына багышланды. Джоаккино Россининың “Севильский цирюльник” әсәре фестивальне ачып җибәрде. Шулай ук программага “Порги и Бес” (Джордж Гершвин) операсы, “Аида” (Джузеппе Верди), “Кармен” (Жорж Бизе), “Риголетто” (Джузеппе Верди), “Евгений Онегин” (Петр Чайковский), “Травиата” (Джузеппе Верди) спектакльләре “Борис Годунов” (Модест Мусоргский) халык музыкаль әкияте, “Турандот” (Джакомо Пуччини) операсы кертелгән иде.

Театр исеменнән Эдуард Трескин ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка, ТР Мәдәният министрлыгына, коммерцияле партнерларына һәм мәгълүмати иганәчеләргә, алар арасында “Татар-информ” МА да бар, ярдәм күрсәткән өчен рәхмәт белдерде.

Концерт арияләр, романслар һәм төрле опера, оперетта җырлары белән дәвам итте.

Концертның беренче бүлеге “Очи черные” җыры белән тәмамланды. Нәкъ менә Федор Шаляпин бу романсны үз репертуарына керткән һәм гастрольләре вакытында аның белән бөтен дөньяны таныштырган.

Икенче бүлекне Франц Зуппе “Легкая кавалерия” опереттасына увертюра ачып җибәрде, аны театр оркестры башкарды. Шулай ук Семен Гулаг-Артемовскийның «Запорожец за Дунаем» операсыннан Карась җыры башкарылды.

Сәхнәдән Джордж Гершвин, Эрнесто Куртис, Джузеппе Верди һәм башка композиторларның әсәрләре яңгырады. Концерт Резеда Ахиярованың “Любовь поэта” операсыннан Тукай ариясе белән тәмамланды: аны театр хоры белән Әхмәд Аһади башкарды.

Возврат к списку

Блог ТАГТОиБ им М.Джалиля