Новости

Ф.И.Шаляпин исемендәге XXXII Халыкара опера фестивале “Севильский цирюльник” премьерасы белән башлана 30.01.2014

Ф.И.Шаляпин исемендәге XXXII Халыкара опера фестивале “Севильский цирюльник” премьерасы белән башлана

“Тормышымда әлеге театр белән очрашуыма мин бик шат”, - диде спектакльне сәхнәгә куючы режиссер Юрий Александров

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ», Екатерина Виславская). Быел Шаляпин фестивален Санкт-Петербург режиссеры Юрий Александров тарафыннан Дж.Россини әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Севильский цирюльник” премьерасы ачып җибәрә. Фестивальнең программасы һәм быелгы форумның үзенчәлекләре турында журналистларга М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов, режиссер Юрий Александров, театр музее директоры Рәмзия Такташ сөйләде.

Моңа кадәр “Татар-информ” МАда хәбәр ителгәнчә, Шаляпин форумы 2-18 февральдә Казанның М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында уздырылачак. Быел Ф.И.Шаляпин исемендәге XXXII Халыкара опера фестивале Казан операсының 140 еллыгына багышлана.

Театр директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов матбугат конференциясендә хәбәр иткәнчә, быелгы форумның афишасын карасаң, анда вакыт белән сыналган спектакльләрне күрергә була - М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрының сәясәте шундый. Аларны сайлаганда, оештыручыларга яхшы составны гына сайлап алырга кирәк. Ә ул, элеккеге еллардагы кебек, йолдызлы: Альбина Шаһиморатова (М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры), Владимир Маторин, Михаил Казаков, Алексей Тихомиров, Вероника Джиоева (Россиянең Зур театры), Борис Стаценко (Германия), Анна Самуил (Немец дәүләт операсы), Терри Кук (Германия), Мельба Рамос (Австрия) һ.б.

Татар дәүләт опера һәм балет академия театрын Юрий Ившин, Олег Мачин, Светлана Смирнова, Юрий Петров, Зоя Церерина һ.б., шулай ук хор, оркестр, балет артистлары тәкъдим итәчәк. Дирижерлар буларак - Марко Боэми (Италия), Роберто Пармеджани (Италия), Александра Самоилэ (Одесса, Украина), Алла Москаленко (Киев, Украина), Ренат Салаватов (М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры).

Танылган режиссер, Россиянең халык артисты Юрий Александров тарафыннан Дж.Россини әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Севильский цирюльник” премьерасы быел Казан тамашачысына бүләк була.

Спектакльгә сценографияне Мәскәү рәссамы Виктор Герасименко ясаган, Италиядән Марко Боэми спектакльнең музыкаль җитәкчесе һәм дирижеры буларак чыгыш ясый. Үткән елда шул ук иҗат төркеме “Аида” буенча эшләгән. “Порги и Бесс” спектакле фестивальнең икенче премьерасы була.

Театр музее директоры һәм аның фондын саклаучы Рәмзия Такташ быелгы фестиваль багышланган вакыйга – Казан операсының 140 еллыгы турында сөйләде. Ул ачыклык керткәнчә, Казанда даими опера сезоннары 1874 нче елда башланган. Күргәзмәдә ул елларда премьера булган Глинка операсын – “Жизнь за царя” әсәрен сәхнәгә кую тарихы күрсәтелгән.

Фестиваль спектакльләренә билетлар инде сатылып беткән.

Возврат к списку

Блог ТАГТОиБ им М.Джалиля