Новости

Александров сәхнәләштергән «Севильский цирюльник» Казанда XXXII Шаляпин фестивален ачты 03.02.2014

Александров сәхнәләштергән «Севильский цирюльник» Казанда XXXII Шаляпин фестивален ачты

1913 нче елда Шаляпин Зур театрда әлеге спектакльне режиссер буларак тәкъдим иткән һәм үзе үк дон Базилио партиясен башкарган булган

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ», Екатерина Виславская). Кичә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында Ф.И.Шаляпин исемендәге XXXII Халыкара опера фестивале башланды. Беренче булып, Казан сәхнәсендә Санкт-Петербург режиссеры Юрий Александров тарафыннан Дж.Россини әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Севильский цирюльник” премьерасы күрсәтелде. Үткән елда форумны шулай ук аның эше - Дж.Верди әсәре буенча “Аида” ачып җибәргән иде.

Быел музыкаль форум Казан операсының 140 еллыгына багышлана. Аның тарихы турында тамашачыларга Россиянең халык артисты Святослав Белза сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, Шаляпин фестивале Татарстанда һәм Россиядә генә түгел, ә чит илләрдә дә киң танылу алган.

“Севильский цирюльник” XIX гасырда Джоаккино Россини тарафыннан язылган. Ул 1816 нчы елда Рим карнавалы ачылышына багышланган булган һәм 2 атна алдан язылган. Россини Паизиелло операсы сюжетын кулланган. 1913 нче елда Федор Шаляпин Зур театрда әлеге спектакльне режиссер буларак тәкъдим иткән һәм үзе үк дон Базилио партиясен башкарган.

Спектакль өстендә эшкә 20 көн бирелгән, куанычка, барысы да вакытында эшләнгән. Гаҗәеп актерлар составы сайланган: Владимир Мороз (Мария театры), Ольга Пудова (Мария театры), Алексей Татаринцев (Е.В.Колобов исемендәге Яңа опера Мәскәү театры), Андрей Валентий (Беларусь Республикасының Милли зур театры).

Пәрдә күтәрелгәч, тамашачылар вуаль белән капланган зур әрҗә күрделәр. Бу катлаулы корылма декорацияләрнең нигезе булган. Фьорелло исемле герой сәхнә буйлап йөгереп, чәчәккә охшаган әрҗә ачып җибәргәч, беренче күренеш башланды.

Спектакльдә Розина һәм граф Альмавивның мәхәббәт тарихы күрсәтелә. Яхшы гына табыш алу максаты белән, хәйләкәр һәм тапкыр чәчтараш Фигаро аларга кушылырга ярдәм итә. Розина спектакль барышында 4 тапкыр киемен алыштыра, аның опекуны булган дон Базилио да аннан калышмый. Спектакль геройлары һәрвакыт үз асылларын яшерәләр, карт табиб аларның кемлеген ачыкламас өчен, тырышалар.

“Севильский цирюльник” - ул комедия, анда психологизм да юк түгел. Анда төгәл уңай һәм тискәре геройлар юк, аларның һәрберсе төрле яктан ачыла.

Вакыйга геройларның күбесе өчен бәхетле тәмамланды. Сәхнәгә, алкышларга күмелеп, дирижер Марко Боэми, режиссер Юрий Александров чыкты.

М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында Ф.И.Шаляпин исемендәге XXXII Халыкара опера фестивале 2-18 февральдә уза. Сәхнәдә “Порги и Бес” (Джордж Гершвин) операсы концерт рәвешендә тәкъдим ителә. 7 февральдә исә “Аида” (Джузеппе Верди), 8е “Кармен” (Жорж Бизе), 9ы “Риголетто” (Джузеппе Верди), 11е “Евгений Онегин” (Петр Чайковский), 12се “Травиата” (Джузеппе Верди) спектакльләре опера сөючеләрне куандырачак. 13е “Борис Годунов” (Модест Мусоргский) халык музыкаль әкияте, 15е “Турандот” (Джакомо Пуччини) операсы әлеге мәртәбәле сәхнәдә куела. 17, 18 февраль биредә Гала-концерт тәкъдим ителә.

Шаляпин фестивале тамашаларына билетлар күптән сатылып беткән.

Возврат к списку

Блог ТАГТОиБ им М.Джалиля